Башкалабызда 18-19 август “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “РОСТКИ”: Россия-Кытай үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы уза.
Әлеге чарада районыбызның "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллина, Рузидә Сөләйманова һәм Ташкичү авыл мәдәният йортының "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева…
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсих Галимҗанов җитәкчелегендәге Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы күчмә чыгышларын дәвам итә.
Алар "Музыкаль тукталыш" дип исемләнгән концерт программасы белән Казанка авылында чыгыш ясадылар.
Әлеге проект мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүче халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары оештыруны күздә тота.
#АрскКультура
#АрскийРДК
#ЛетовТат…
ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ИҖАДИ ФАТИРНИККА ҖЫЕЛА
Җанлы музыка, шигъри халәт... 18 нче август яшь иҗатчылар фатирникка җыела.
Чараның максаты – районыбызның иҗади яшьләрен берләштерү, аларны таныту булып тора.
Фатирник шәһәр паркында (хакимият бинасы янында) узачак. Рәхим итегез!
#АрскКультура #АрскийРДК
"МУЗЫКАЛЬ ТУКТАЛЫШ" ДӘВАМ ИТӘ
Арча район Мәдәният йорты
агиткультбригадасы мәдәният учаклары булмаган авыллар өчен "Музыкаль тукталыш" дип исемләнгән концерт программасын дәвам итә.
Чираттагы тукталыш-Казанка, Яңа Сәрдә, Үгез-елга авылларында булачак.
#АрскКультура #АрскийРДК
ҖӘЙ-ФЕСТИВАЛЬЛӘР ЧОРЫ
15 августа Балык Бистәседә IV "Бистә шәле" республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды.
Шулай ук, аның кысаларында "Иске-Казан түгәрәк уены" татар фольклоры республика фестиваль-конкурсы да үткәрелде.
Әлеге чарада районыбызны "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле (җит: Н. Гарифуллина) һәм "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы (җит: Т. Вәлиева) тәкъдим итте.
Иҗат к…