Саҗидә Сөләйманова
* * *
Хатлар язам сиңа,
сөям, сагынам!
Мондый сүзләр ләкин хатта юк.
Салкынайта мәллә хат битләрен
көзге җилләр саксыз актарып.
Кайнар сүзләр юкка үпкәләмә,
укы, иркәм, шуны искәреп:
Сүзләрдән мин бары юллар тездем,
юл арасы тулы хисләрем.
#хәерлеиртә
🍎Август аенда туучылар турында кызыклы фактлар
👉🏻Алар физик яктан да, рухи яктан да көчле.
👉🏻Август кешеләре ялгызлыктан интегеп яшәми.
👉🏻Кешеләр белән идарә итә алалар. Бу эш алардан хезмәт сөючәнлек һәм максатларына ирешә алуны сорый.
👉🏻Август кешеләре игътибар үзәгендә булырга бик ярата. Кайберләре аннан башка яши дә алмый. Аларның кечкенә тырышлыклары да олы итеп макталырга тиеш. …
Август саны...
Гадәттәгечә, укучыларыбызны кызыклы шәхесләр, үрнәк алырдай матур кешеләр белән таныштырырбыз, тарихи вакыйгаларны барларбыз.
Тышлыгыбызда – шәхси эшмәкәр, үзлегеннән кытай телен өйрәнүче Энҗе Габдрахманова.
XIX гасырда Казанда яшәгән татарлар арасында аны үзләренә кунакка чакырмаган бер генә гаилә дә калмагандыр, дип язалар. «Фуксның татар дөньясы» язмасы сезгә бу серне ачып б…
Сорау: Хатын-кызга кул күтәрергә ярыймы?
Сорауга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә:
– Безнең халык моны гадәт дип күрә: хатынга күл күтәрү – тиеш, ди. Дин дә моңа өйрәтә, дип кайбер кешеләр бу ялгыш фикерне дәвам итәләр. Кайбер хатын-кызлар да шуны уйлап, сабыр итәләр.
Пәйгамбәребездән: «Хатыныбызга кул күтәрергә ярыймы?» – дип сорагач, ул «ярый» дип җавап бирә. …
Клара Булатова
* * *
Көннәр буе сине уйлап йөрдем,
Көннәр буе уйлар эчендә.
Көндез истә, төнлә төштә күрдем,
Төштем микән әллә исеңә?
Шау чәчәкле урман арты, имеш,
Яр буенда куе таллыклар.
Агым суда керләр чайкыйм, имеш,
Агым суда ап-ак яулыклар.
Ә син, имеш, минем хыялларда
Еллар көткән ярым икәнсең.
Ерак юлны, мине сагынганга,
Якын итеп килеп җиткәнсең.
Көннәр буе сине уйлап йөрдем,
Әллә шуң…
Бүген күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхин туган көн (16.08.1921-23.11.1993).
– Мин аны гомерем буе яраттым... Без кинәт икебез дә тынып калдык. Ул – бик аз белгән яңа танышы алдында ачылудан, ә мин – әле ишеткән сүзләрнең зурлыгына гаҗәпләнүдән бугай. Бүлмәдә берара Сайра апаның магнитофон тасмасындагы тавышы гына яңгырап торд…
20 минутта әзер була торган кетчуп
Без сезгә бик ансат һәм тиз әзерләнә торган кетчуп рецепты тәкъдим итәбез. Бернинди крахмалсыз һәм озын-озак кайнатуларсыз да куе килеп чыга ул.
Кирәк:
3 кг кызыл помидор. Итләчрәк помидорлар яхшы була.
1 баш эре суган
1 баш сарымсак;
3 аш кашыгы шикәр комы;
2 чәй кашыгы тоз
1 чәй кашыгы коры горчица порошогы
50 мг 9 процентлы аш серкәсе;
0,5 чәй кашыгы кара б…
Режиссер Александр Далматов яңа кино төшерә башлаган - «Саҗидә».
Димәк, тиздән кабат зәңгәр экраннар каршына тезелешеп утырачакбыз😉
Фильм турында тулырак 👉🏼 https://syuyumbike.ru/news/medeniyat/rezisser-aleksandr-dalmatov-saida-dokumental-nafis-filmy-tosera