17 август көнне Дүрт Мунча авыл җирлеге волонтерлары 700нче маскировка челтәре әзерләп куйдылар🪢🙏🏼
Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/durt-munca-avyl-irlege-volonterlary-700nce-maskirovka-celtaren-urdelar
🏡15 август көнне, Теләче районының Баландыш авылында бишенче тапкыр «Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе» узды.
😍Бәйрәмгә килүчеләрне фольклор коллективлар милли ризыклардан корылган табын, үз җырулары белән каршы алды.
🌸«Түгәрәк уен»да Теләче районының Иске Карабаян авылыннан «Беләзек» һәм Субаштан «Нардуган» фольклор ансамбльләре дә катнашты. Бәйрәм башлангач мәйданда да чыгыш ясадылар: керәшен …
Ди-джей Радик һәм Алина Давыдова «Авылкаем» җырына клип төшерәләр бүген🔥 Салават Закиевич «авылында»😉
⛪️Бер түгел, мең шөкер Ходайга!
📍Түбән Новгород өлкәсе, Дивеево
🎥: Алиса Ахметшина
Ару гынамы, туганнар?!💛
Аклы куяннарның ак баласы,
Колак очларында карасы.
Кайдарда йөрсәгез дә хур булмагыз,
Сез бит яхшы ата-ана баласы.
Керәшен балалары😍
🏡Бирдебәктән Татьяна Егорова берүзе 5 маскировка челтәре үргән🪢
Таняның көннәре мәшәкатьле: көндезләрен ул олы юл буендагы кафеда эшли, халыкка хезмәт күрсәтә. Әмма аның төп миссиясе – кичләрен башлана. Җәйге озын кичләрдә, башкалар бакчада мәш килгәндә яки ял иткәндә, Татьяна авыл клубына ашыга. Аның максаты бер – махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын өчен маскировка ч…
🌿Зәй районы Керәшен Мәлеменең Сарбай чишмәсе янында бәйрәм узды😍
Язманы укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/kerasen-malemenen-sarbai-cismase-ianynda-bairam-uzdy
Анастасия Егорова (Большакова) өендә кунакта🏡💚
Настя түти үзе чыгышы белән Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылыннан. Яшь вакытта ук Мамадыш районының Югары Әрнәш авылына килен булып төшкән.
🏡Мондый өйләр хәзер бармак белән генә санарлык. Шулай бит? Сагындыра мондый чын авыл өйләре❤️
🎥 Алина Кондратьева
Халкыбызда борынгыдан килгән бик мәгънәле сүзләр бар: «Исеннәрнең кадерен бел, киткәннәрнең каберен бел»☝
Бу сүзләрнең тирән мәгънәсен аңлап, 🏘Яңа Чишмә районының Ленино авылында бик зур эш башкарылды🙌
Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/zicabas-lenino-avyly-ziratlarynda-zur-oma-uzdy
🌾ШИГЪРИМИНУТЛАР🌾
Сагыну❤️🩹🏡
Кайтып барам туган якларыма,
Эш-эш диеп вакыт үтелгән.
Сине ташлап читкә китсәм дә,
Сизелерлек көннәр үтелгән.
Юлы, суы, газы булсын диеп,
Хыялландык япь-яшь чагында.
Армый-талмый йөкләр ташый идек,
Калырбыз дип туган авылда.
Кайтып киләм туган авылыма,
Моңсуланган, тузган, каралган,
Шау-гөр килеп торган авылымнан
Караңгыга чумган моң калган.
Күкрәгенә кочып җылытырл…