Русия ягына бирелгән Украин су асты көймәсенең элекке командиры, 1нче ранг капитаны Роберт Шагеев (Шәгыев) 13 августта Акъярда шартлау булган көнне һәлак булган.
Русиянең Кара диңгез флотына ул 2014 елда күчкән. Бу хакта The Insider Русиянең дәүләт реестрларындагы мәгълүматларга таянып хәбәр итә . Акъярдагы шартлау вакытында Шагеевның үлеме турында кайберTelegram-каналлар һәм блогерлар да язган …
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләр:
🔷Мәскәү өлкәсендә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше, шул исәптән 10 яшьлек кыз бала, зыян күргән, дип хәбәр итте губернатор Андрей Воробьёв. 10 мең кеше утсыз калган.
🔷Бүген төнлә Мәскәүгә һәм өлкәгә 620дән артык дрон очкан, аларның 180е турыдан-туры өлкә өстендә бәреп төшерелгән, дип белдерде Мәскәү мэр…
17 августта җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, татар милли хәрәкәте вәкиле Фәндәс Сафиуллинга 90 яшь тулган булыр иде. Ул 2021 елда бакыйлыкка күчте. Аның әйтеп калдырган фикерләрен тәкъдим итәбез.
Уфада мәктәп укучысы апалы-сеңелле кызларга пычак белән һөҗүм иткән
Уфада 16 яшьлек кызны яшьтәшенә һәм аның кече сеңлесенә һөҗүм итүдә шикләнәләр. Зыян күрүчеләр — 16 һәм 9 яшьлек мәктәп укучылары, алар хастахадә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, яшүсмер кыз таныш кызының өенә кунакка килгән. Өйдә әти-әниләре булмаган. Үсмерләр арасында низаг чыккан, шул вакытта кунак кыз пычак алып, балаларг…
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔷Белгород өлкәсенең Колосково авылына ракет һөҗүме нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, тагын дүрт кеше, шул исәптән 14 яшьлек бала, яраланган. Бу хакта Белгород өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Шуваев хәбәр итте.
🔷Испаниянең Сеута шәһәрендә мигрантлар Мароккога кире …
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре
Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз.
@azatliqradiosi
Күренекле галим, татар әдәби теле тарихы фәненә нигез салучы Вахит Хаков тууына 100 ел.
Галим һәм аның эшчәнлеген кыскача искә алыйк.
@azatliqradiosi
Татарстанның Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылыннан 7 кеше Украинадагы сугышта һәлак булган. Бу - эшкә яраклы ирләрнең һәр 19нчысы дигән сүз.
Кемнәр алар? Безнең карточкаларда укыгыз.
Тулы мәкалә 👉 Idel.Реалии сайтында.
"Авылга күчәр идек, йортны салып бетерергә акча җитми" Түбән Кама халкы һөҗүмнән соң ничек яши
Кама буенда, Казаннан 220 км ераклыкта урнашкан һәм Русиянең иң эре ненфть химиясе комплексларының берсе янында төзелгән Түбән Камага 10 августта иң үлемечле һөҗүмнәрнең берсе булды. Ул көнне 13 кеше һәлак булды, 78 кеше яраланды.
Түбән Камада яшәүчеләр арасында мәгълүмат алу авыр. Русиянең Украинада …
Украина президенты Самардагы «Прогресс» ракет-галәм үзәгенә һөҗүм ракет һөҗүме ясалуын раслады.
Владимир Зеленский сүзләренчә, һөҗүм өчен «Фламинго» ракетлары кулланылган.
Моннан тыш, Зеленский ерак арага оча торган ракетларның Түбән Новгород өлкәсендәге «Саваслейка» аэродромына да барып җитүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, анда «Украина шәһәр һәм авылларына һөҗүм итүче Русия ракетларын йөртүче …