Бүген «Татмедиа»да Казан Мэриясе проектларына багышланган матбугат конференциясе узды.
Спикерлар «Бию көрәше» проекты, «Голоса Казани – Казан тавышлары» перформансы һ.б. чаралар турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.
Чаралар җәдвалы белән бүлешәбез:
▫️Бүген, 18:30да Черек күл паркында «Җырлы сишәмбе»;
▫️20 август 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә-бәрәкәт»;
▫️27 август 1…
Бүген 18.30да Казан Мэриясе тарафыннан оештырылып килүче «Җырлы сишәмбе»нең чираттагы чарасы бу юлы Черек күл паркының амфитеатрында узачак.
Махсус кунаклар – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гимаева һәм популяр алып баручы Булат Бәйрәмов.
Кич дәвамында татар халык җырлары, төрле чорга караган хитлар яңгыраячак!
⚜️ VK | МАКС
Казанда «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты дәвам итә🏃
Физик культура һәм спорт комитеты искәртеп үткәнчә, барлык спорт чараларына алдан язылырга кирәк.
Сылтама биредә: https://max.ru/channel_aktiv_sportiv
Катнашу ирекле.
⚜️ VK | МАКС
Казан Мэриясе балконнарында театральләштерелгән тамаша алтынчы тапкыр узачак
Тиздән Казан Мэриясе балконнары ачык һавадагы сәхнәгә әвереләчәк, ә, димәк, Казан янәдән шигърият телендә сөйләшәчәк дигән сүз.
28 августта театральләштерелгән «Голоса Казани – Казан тавышлары» перформансы быел алтынчы тапкырузачак.
Кичәне 19:30 сәгатьтә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге Казан камера оркестры La Primave…
«Җырлы сишәмбе» Черек күл паркында!
18 август 18.30да Казан Мэриясе тарафыннан оештырылып килүче «Җырлы сишәмбе»нең чираттагы чарасы бу юлы Черек күл паркының амфитеатрында узачак.
Махсус кунаклар – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гимаева һәм популяр алып баручы Булат Бәйрәмов.
Ә, димәк, «Җырлы сишәмбе»ләрдә яратылып җырланган «Яшьлегем чишмәләре»җырын популяр хитны башкарган Ләйсәннең…
Казанда «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты дәвам итә
Проект кысаларында казанлылар йога, зумба, цигун гимнастикасы, йөгерү, Скандинавия йөреше һәм башка төрләр белән бушлай шөгыльләнә ала.
▫️Бүген, 14 августта, 17:15 сәгатьтә «Наратлык» паркында зумба-фитнес буенча күнекмә көтелә.
▫️Шимбә, 15 августта, 8:45 сәгатьтә Горький исемендәге паркта йөгерү дәресе уздырыла. Сәгать 9:00 дә «Арт Сити» …
Өченче «Күзлек» балалар театр лабораториясе старт ала!
Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе үз эшен 13 август көнне лагерь форматында башлап җибәрә.
Лабораториядә «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре, «Алмачуар» яшь буын театр фестивале җиңүчеләре һәм Әлмәт, Чаллы, Мәскәү шәһәрләренең театр студиияләрендә шөгыльләнүче балалар катнаша.
Язучы Фатих Әмирхан ту…