УФА ТАТАРЛАРЫ
Татар белән изгән Рәсәй, Татар белән баскан. Татардан башка булалмый, — Татар баштан ашкан! Татар күчмә кошлар кебек — Ул туктаусыз күчә. Утлар-сулар кичә татар, Шахталарга төшә. Тату булып яши белә Татар барсы белән: Үрчетә чит милләтләрне Татар башы белән! Күпме милләт карап тора Татар күзе белән, Күпме милләт балкып тора Татар йөзе белән! Күпме милләт яшәп ята Татар каны белән, Үзе – үзбәк, урыс, башкорт… Татар – җаны белән. Татарларны үлчи алмый Бернинди дә бизмән… Татар белән баскан Рәсәй, Татар белән изгән! Роберт Миңнуллин ------------------ Сугышта да, тыныч тормышта да Батырлыклар кылган татарларым; Башка дәүләтләрнең мәртәбәле Шәхесләре булган татарларым! Тик яшәмик башка милләтләрнең Хезмәтчеләре һәм колы булып! Яшик әле үз милләтебезнең Газиз кызы, газиз улы булып! *** Мин - ТАТАР! Татарлыгым белән горурланам, Йөрәгемдә сүнмәс ялкын бар. Кайда йөресәмдә үз халкымны Онытмаска дигән антым бар. Кеше дигән бөек исем йөртәм, Җигеп чыксам җитез атым бар. Татар булып тудым, мин татар дип, Мактанырга минем хакым бар. Татарлыгым белән горурланам, Йөрәгемдә сүнмәс ялкын бар. Нинди авырлыклар килгәндә дә Бирешмәгән көчле халкым бар. *** Йөрәкнең сулкылдап тибеше Азатлык аһәңен яңгырата. Канымда тарихи кайтаваз: Мин татар! Мин татар!! Мин татар!!! *** ТАТАР баласын АЛЛА сакласын. *** Саклыйк татар илен, Саклыйк татар телен. *** Русияле бер төректер асыл затым, Гәбделмәҗид ибне ТАТАР мәшһүр атым. ТАТАР халык шагыйре Мәжит Гафури. *** Татар булып тудым, чын татар мин, Җанга ятмас башка исемнәр. Татар булып җирдә гомер итәм, Татар итеп мине күмсеннәр. Бабам белән мәңге янәшәдә Каберемне минем күрсеннәр. Татар, дисәм, мине дөнйа белә, Ул исем бит ташка сырланган. Шушы исем белән халык торган, Шатланган да, янган, сызланган. Дәвам итә татар үз язмышын, үз исемен саклап гомергә. Шушы исем миңа - хаклы пароль Киләчәккә барып керергә. Замандашы белән татарны да Юл өстендә телим күрергә. Паспортымда татар балкып тора. Тарих биргән миңа исем
Число подписчиков снято вчера.





