ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ. ЯШЬЛЕК
Татар Татар белән изгән Рәсәй, Татар белән баскан. Татардан башка булалмый, — Татар баштан ашкан! Татар күчмә кошлар кебек — Ул туктаусыз күчә. Утлар-сулар кичә татар, Шахталарга төшә. Тату булып яши белә Татар барсы белән: Үрчетә чит милләтләрне Татар башы белән! Күпме милләт карап тора Татар күзе белән, Күпме милләт балкып тора Татар йөзе белән! Күпме милләт яшәп ята Татар каны белән, Үзе – үзбәк, урыс, башкорт… Татар – җаны белән. Татарларны үлчи алмый Бернинди дә бизмән… Татар белән баскан Рәсәй, Татар белән изгән! Роберт Миңнуллин --------------- Сугышта да, тыныч тормышта да Батырлыклар кылган татарларым; Башка дәүләтләрнең мәртәбәле Шәхесләре булган татарларым! Тик яшәмик башка милләтләрнең Хезмәтчеләре һәм колы булып! Яшик әле үз милләтебезнең Газиз кызы, газиз улы булып! ***
ER = реакции ÷ охват, ERR = просмотры ÷ подписчики. Охват — средние просмотры поста за 30 дней; медиана рядом показывает типичный пост — она не поднимается от одной оплаченной публикации, в отличие от среднего. Последняя публикация: нет данных. Число подписчиков снято сегодня, остальные метрики пересчитаны сегодня.