Әлфия Шәйхлисламова Үлем үкенечсез булмый (тормыш үзе язган хикәя) Ишекне 18 яшьләр тирәсендәге бер кыз ачты. Тулы гына гәүдәле, җитди йөзле, көл төсендәге кыска чәчле. Ә күзләре! Нәкъ Зәлифәнеке төсле, терекөмеш тамчыларыдай, йөгерешеп тора. Әнисә белән Фәнил ишек төбендә беразга аптырашып калдылар. Аннан гына Әнисә телгә килеп: -Без мәрхүмә Зәлифәнең классташлары идек. Соңгы юлга озатырга ки…






