Бүген Арча 5 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе белән берлектә «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану» темасы буенча республикакүләм семинар узды. Секция утырышында яңа методик алымнар, ясалма интеллектны дәрестә куллану һәм Г. Тукай мирасын заманча шартларда саклау мәсьәләләре күтәрелде. Укытучыла…






