Туган авылыма кереп киләм – Күңелемә ятты моңлы көй. Тик моңнарым күчте әрнүләргә Авыл тулы нурсыз ялгыз өй. Җиргә сеңеп барган бу өйләрнең Гөлләре юк тәрәз төбендә. Йолдызлар да хәтта җемелдәми Моңсыз калган авыл төнендә. Җимерелеп яткан һәр нигезне Тузан итә язмыш давылы. Бәгырьләрне кисә шомлы уйлар Бетеп бара татар авылы. Бетеп бара авыл, бетеп бара, Исеме калыр, бәлки, те…





