КаталогVK"Таплы күләгәләр"
"Таплы күләгәләр"

"Таплы күләгәләр"

@club49572283 · VK
В каталоге с 18 сентября 2026

Әлеге биттә Сез Халикова (Вахитова) Нурфия иҗат иткән шигырьләр белән таныша аласыз. Мин Кукмара районының Бурсык-Елга авылында туып үстем. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшим. Һәрбер туган көн-безнең өчен бер омтылыш бирә. Хаталарны кичереп, үпкәләүләргә юл куймыйча, бер-беребезне рәнҗетмичә яшәүләр насыйп булсын! Күңелләребез генә түгел, күләгәләребез дә тапсыз булса иде! Кадерлеләрем! Сезгә бары бер үтенечем бар: язмаларымны күчерергә туры килсә, исемемне күрсәтү сорала. Сорауларыгыз, киңәшләрегез булса языгыз, рәхим итеп җавап бирергә тырышырмын. Шулай ук тәнкыйть сүзләрен иркен рәвештә яза аласыз, тиешле калыплардан чыкмаса, игътибарсыз калдырмаска тырышырмын! ТАПЛЫ КҮЛӘГӘ Нәни кызым үртәләнә, Ай нурыннан барганда: Ник таптыйсыз күләгәмне, Ул бит хәзер таплана. Басма минем башыма,-ди, Чын күңелдән үпкәләп. Сабый кызымның сүзеннән Үзем куйдым сискәнеп!.. Кызларым,-дип киңәш бирәм, Сез икегез дә хаклы. Нәрсә ул таплы күләгә, Күңел булмасын таплы! Нурфия Халикова

Открыть канал
Идентификатор канала известен, резолв не нужен. -->
подписчики
2 К

Число подписчиков снято 16 часов назад.

Что известно о канале

Последняя публикация — 6 г. назад; за три месяца канал ничего не публиковал, поэтому охват, вовлечённость и динамику считать не из чего.

Похожие каналы

Данные собраны автоматически из открытых источников. Администрация не является автором материалов канала и не отвечает за их содержание. Правовая информация · сообщить о нарушении