Күктән кояш төшкән дисәм, Әнкәм кунакка килгән. Әнкәй белән өебезгә Кояш нурлары иңгән. Йортта - әнкәм. Йорт эче дә Иркенәеп киткән күк. Төне буе сөйләшербез - Җыелган сүзләр дә күп. Ут яктысы яктымыни - Әнкәйдән нур сибелә: "Бездә генә кал, кадерлем, Биклик юлны кирегә!" Төн чыгабыз, кышкы бер төн Бер минут кебек кенә. Тышта - буран, өйдә - кояш, Җылысы үтеп керә. Икенче көн кичкә табан Әнкәй…






