ТАТАР ҖЫРЫ
Татар җыры ... Ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен. Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул – Үзе салмак, үзе әкерен. Шул җыр белән сәфәр чыгып, Тарих үрләреннән килгәнбез, Татар җырын җырлап таралганбыз, Татар җырын җырлап җиңгәнбез. Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә, Җырлар канатында тирбәләм; Кайгы килеп, башым иелсә дә, Сөенсәм дә - җырлап җибәрәм. ------------------------ Татар Татар белән изгән Рәсәй, Татар белән баскан. Татардан башка булалмый, — Татар баштан ашкан! Татар күчмә кошлар кебек — Ул туктаусыз күчә. Утлар-сулар кичә татар, Шахталарга төшә. Тату булып яши белә Татар барсы белән: Үрчетә чит милләтләрне Татар башы белән! Күпме милләт карап тора Татар күзе белән, Күпме милләт балкып тора Татар йөзе белән! Күпме милләт яшәп ята Татар каны белән, Үзе – үзбәк, урыс, башкорт… Татар – җаны белән. Татарларны үлчи алмый Бернинди дә бизмән… Татар белән баскан Рәсәй, Татар белән изгән! Роберт Миңнуллин
Число подписчиков снято 35 минут назад.