Медресе "Шамиль" при мечети "Казан нуры"
بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ Шамил” мәдрәсәсендә башлангыч дини белем бирелә. Теләге булган һәр кешегә түбәндәге төркемнәрдә белемен арттыру мөмкинлеге бар: 1. Ислам дине нигезләре - Ислам диненә кагылышлы берничә фән (оригиналдан Коръән укырга өйрәнү, Коръән тәфсире (аңлатмасы), гакыйдә (иман нигезләре), Ислам тарихы, фикһ (гыйбадәт, мүгамәләт), гарәп теле, Ислам әхлагы) өйрәнелә. Укулар атнага бер тапкыр 4 сәгать дәвамында була; 2. Гарәп каллиграфиясе - гарәпчә матур язарга өйрәнү 3. Гарәп язуы нигезендә татарча укырга өйрәнү (иске имля) 4. Коръәнне оригиналдан укуны камилләштерү (гарәпчә укый белүчеләр өчен) 5. Коръәннең тулы текстын ятлау (6 яшьтән зуррак малайлар һәм ирләр өчен) 6. Гарәп теле (гарәп хәрефләрен белүче хатын-кызлар өчен)
Число подписчиков снято 13 часов назад.





