ИлГэрэй
Артист турында: ИлГәрәй – Гәрәев Илназ Рәхимулла улы – 1986нчы елның 28- маенда казанда туа. Кечкенә чагынан ук төрле фестивальләр һәм бәйгеләрдә катнаша иде. Зур сахнәгә унбиш яшендә, Габделфәт Сафин программасында, яшь сәләт сыман чыга. Мәктәптән соң Ильназ Татар Дәүләт Гуманитар-педагогик университетына укырга керә. Андагы Татар филологиясе факультетын уңышлы тәмамлый. Баштан үз исеме астында җырлый иде, ләкин аны еш кына Илнар Гараев белән бутаганга, “ИлГәр” псевдонимын алырга була. “Курай”- радиосы алып буручыларының берсе анарга “ИлГәрәй” вариантын тәкъдим итә, һәм ул Илназга ошый. 2006нчы елда ИлГәрэй беренче “Аңламый бит шуны йөрәк! Исемле альбомын чыгара. 2010нчы елда “Күрмәгәнгә салышма” -исемле альбомы дөнья күрә. Ильназга берничә тапкыр “Барс-медиадан” тәкъдимнәр төшкән иде, ләкин ул алар белән контракт төзүдән баш тарта. “Мин акча өчен түгел, мин халык өчен җырлыйм “, – ди Ильназ. Аның фикеренчә, әти-әниең министерствода эшләмәсә, син зур исемнәргә җииңел генә лаек була алмассың. 2011елның 11нче мартында Казанда берече зур концерты була. Концерт "Язлар җиткәч "-дип атала.Җәй башыннан 4нче альбом мр3 форматта дөнья күрә.Һәм әлеге концерт двд-да чыкты. 2012 елның 29 мартында Альбина Апанаева белән берлектә Филармония залында " Берни юк арабызда" -дип исемләнгән концертлары булды.Шулай ук Илназ әле туйларны,туган көннәрне, алып баручы да. Әгәрдә сез Илназга мөрәҗәгәт итсәгез сезнең бәйрәмнәр күңелле үтәчәк. Ә Ильназ өчен иң зур бүләк – аның яраткан хатыны һәм кечкенә чибәр кызы. Группа ИлГәрәй рөхсәте һәм, ИлГәрәй фанатлары ярдәме белән ачылды. 28 нче октябрь конне 2013ел. Социальные сети: • YouTube: youtube.com/@ilgaray • TG: t.me/ilgaray_official • RuTube: rutube.ru/channel/28190438/
ER = реакции ÷ охват, ERR = просмотры ÷ подписчики. Охват — средние просмотры поста за 30 дней; медиана рядом показывает типичный пост — она не поднимается от одной оплаченной публикации, в отличие от среднего. Последняя публикация: 6 дн. назад. Число подписчиков снято 20 часов назад, охват и частота посчитаны по последним постам стены 3 дня назад — посты этого канала мы не храним, только итоги.