🤗 Сездә ничектер, бездә шулай! 🤗 Безнең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта иртәләр аеруча матур башлана. Лицейга килеп керүгә, безне ак калфак кигән кызлар, матур жилетлар һәм түбәтәйләр кигән укучылар каршы ала. Бу күренеш үк күңелгә күтәренке кәеф өсти. Аннары Ренат Гобәйдуллин көенә, Мирһади Разов сүзләренә язылган «Чаллы сиреньнәре» җыры яңгыравында дәресләргә таралабыз. Лицееб…





