ЯШИСЕМ КИЛДЕ Илшат «Әнием» дип кычкырганнан соң берни дә хәтерләми. Аңына килгәндә, төтеннәр арасында сызланып ята иде. Күзләрен көч-хәл белән ачты ул. Күзенә төтен аша зәңгәр күктәге болытларның әкрен генә акканы күренә иде. Башын да күтәрә алмаган Илшат үзе белән ни булганын да белми. Юкса әле генә иптәшләре белән гөрләшеп, махсус хәрби операциягә ничек эләккәннәрен сөйләшеп утыралар иде. …





