ДУСЛЫКНЫ САКЛАРГА КИРӘК Биек тауга менгәндә Кирәк таякның яхшысы, Ышанычлы таякка таянсаң, Җиңел була атлавы. Тормыш юллары катмарлы, Адым саен сикәлтә. Юл үтүләре ансат, Дусларың булса эргәңдә. Дуслык кадерен белеп, Тату яшәргә кирәк. Авырлыкларны җиңгәндә Тугры дуслар – зур терәк. Шатлык белән бүлешергә, Дуслар булса, рәхәт. Дусларның сөюен тою, Бергә яшәү – ләззәт. Күп булсын чын дуслар, Г…






