"Мунча Ташы" татар эстрада театры. Рәсми төркем.
Легендар "Мунча ташы" эстрада һәм юмор театры үзенең 46нчы концерт сезонын ача! "Тормыш түгел әкият" дип исемләнгән яңа программабыз татар һәм башкорт сатирасының иң яхшы традицияләрен туплап, "Мунча ташы" театрына гына хас булганча үтемле юмор белән сугарылып, тамашачы хозурына тәкъдим ителә. Тамашада театрның иң танылган һәм яраткан артистларыннан көн кадагына суккан кыска юмористик миниатюралар күрсәтеләчәк! Әкияттәй тормышыбызга хас алышынып торучы сюжетлар, моңлы җырлар, күңелле биюләр, монологлар һәм заманча сәхнә алымнары белән эшкәртелгән юморескалар көтә. Яңа концерт программасына рәхим итегез, "Мунча ташы" театры һәрбер тамашачыга күтәренке күңел, дәрт һәм рухи җылылык бүләк итәчәк!
ER = реакции ÷ охват, ERR = просмотры ÷ подписчики. Охват — средние просмотры поста за 30 дней; медиана рядом показывает типичный пост — она не поднимается от одной оплаченной публикации, в отличие от среднего. Последняя публикация: 14 дн. назад. Число подписчиков снято 46 минут назад, остальные метрики пересчитаны 20 минут назад.