РИФАТ СӘЛАХ иҗатын яратучылар. Рәсми төркем.
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2008), 2007-2009 елларда КДУның "Әллүки" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, "Иделем акчарлагы - 2005" - шигърияттә беренче лауреат, "Иделем акчарлагы-2006" бәйгесенең Гран-При иясе, "Шигъри Сабантуй - 2006" - икенче урын ,"Шигъри Сабантуй - 2008" конкурсында беренче урын яулаган, шагыйрь Рифат Сәлах иҗатын яратучылар төркеме. Чыккан китаплары: Әллүки (күмәк җыентык): Татарстан китап нәшрияты, 2007, Күңел бөртекләре (шигырьләр, поэма): ТКН, 2007, Яшел ай (шигырләр): ТКН, 2009. Ташта үскән гөлләр (шигырләр): ТКН, 2012. Ак фәрештә (шигырьләр): ТКН, 2017. Чәчәк яраткан песи (2019) Мин – хыялың синең!.. (ТКН, 2021) 2009 елның маеннан 2011 елның гыйнварына кадәр «Шәрык» клубында "ИҖАТ" проекты авторы һәм җитәкчесе. "Таян Аллага" (2010) конкурсы җиңүчесе, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе (2013), Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы иясе (2015), "Татнефть" АҖ һәм Татарстан Язучылар берлегенең С. Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты (2020), Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023).
РИФАТ СӘЛАХ иҗатын яратучылар. Рәсми төркем. — сообщество ВКонтакте в рубрике «Новости и СМИ», регион — Татарстан. На 8 октября 2026 у него 1 680 подписчиков. Последняя публикация — 278 дней назад. Данные ТелеМакс, обновляются регулярно.
Число подписчиков снято 3 часа назад.



