Соңгы араларда әнинең тагын бер теләге артты әле: «Ходаем, тыныч көннәрнең кабат кайтканын күрерлек гомер бир!» — дип тели ул. Аннары тагын эшенә тотына. Биш инәсе тагын да җитезрәк селкенә башлый. Без әнине туган көне белән котларга кайткач, кулына чәчәкләр тоттырып фотога төшердек. Гөлләр хатын-кызга ничә яшьтә булса да бик килешә. Әнә, әни дә нинди сөйкемле! «Сөбханаллаһ!» — дип карагыз әле! …






