Гармунда уйнамасам, миңа нәрсәдер җитмәс кебек иде. Шуңа өйрәндем дә. Аннары көйләр иҗат итә башладым, күңелемдәге хисләрне җырларыма салдым. Җырламасам, мин нишләр идем икән? Чиргә сабышыр идем, мөгаен. Әйе, җырларым моңсу. Бу – минем эчке халәтемдер инде. Әйттем бит, әби-бабаларым туган җирләреннән куылган. Башкортстан җиренә килгәч тә, үзләрен килмешәк дип хис иткәннәрдер. Аларның хисләре миңа …




