Кышка кәбестә маринадлыйк. Җиңел ясала, тиз ашалып бетә. Сезнең гаиләнең дә яраткан ризыгы булыр, дип уйлыйм. Рецепт. - 3 кг туралган кәбестә; - 1 кг. болгар борычы; - 1 кг суган(кимрәк булса да ярый) - 1 кг кишер; - 90 гр тоз; - 240 гр шикәр комы; - 240 гр үсемлек мае; - 150 мл аш серкәсе(9%); - 1-2 дәфнә яфрагы; Эш барышы. Яшелчәләрне турыйбыз. Тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе, дәфнә …
"Ашларыгыз тәмле булсын!"
№ 5591281508 Дуслар! Халкыбызның милли ашларын бергәләп пешерик. Минем төп бурыч: татар халык ашларының үзенчәлеген өйрәнеп, көндәлек табыныбызны милли ризыклар белән баету. Аларны башка халыкларга таныту. Татарча укып, язып, татарча аралашып туган телебезне саклап калу өстендә үземнән бераз гына өлеш кертү. Төркем булдыруымның төп максакты - татар халкының милли ашлары белән танышу, таныштыру, өйрәнү, үзенчәлекләрен табу; милли ризыкларның халыкларны берләштерү, дуслаштыру чарасы буларак хезмәт итүен ачыклау. Татар хатын-кызларыбызның күңелендә татар ашларына карата мәхәббәт тәрбияләү, тәмле табын аша гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм милли ашлар рецептларын туплап киләчәк буынга тапшыру. Тик шулайда укучыларыма бер үтенечем бар! Рецепт күчермәләрен алганда, йә булмаса биредә күрсәтелгән рецептлар белән пешереп интернет битләренә чыгарганда авторны күрсәтү сорала. Авторлык хокукларын саклыйк. Кеше хезмәтенә хөрмәт белән карыйк. Минем белән булганыгыз өчен, зур рәхмәт! Ихтирам белән, Гөлчәчәк. Сургут шәһәре Төркем 2016 елда ачылды.
ER = реакции ÷ охват, ERR = просмотры ÷ подписчики. Охват — средние просмотры поста за 30 дней; медиана рядом показывает типичный пост — она не поднимается от одной оплаченной публикации, в отличие от среднего. Последняя публикация: сегодня. Число подписчиков снято 46 минут назад, остальные метрики пересчитаны 9 минут назад.