ЗӘЛИЛӘ I ЗЭЛИЛЭ
Зәлилә 2000 елның 6 октябренда Сарман районы Сарман авылында дөньяга килә. Бу районның гербында юкка гына сандугач сурәтләнмәгән, чөнки мәшһүр легендар җырчыбыз Илһам Шакиров, Зөхрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллиналар да шушы яктан. Гаиләдә 1 нче бала. Энесе, Салаватка 15 яшь, Сарман гимназиясендә белем ала. Әнисе, Бадертдинова Резеда Илдусовна, рус теле һәм әдәбият укытучысы. ⠀ Музыкага битараф түгеллеге бәби чагыннан ук беленгән: әнисе коляскага яткызып, магнитофоннан музыка ачып куюга, шулвакыт торып басып бии башлаган булган. ⠀ 6 яшендә Зәлилә сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенә йөри башлый. Ә инде 1 елдан үзе теләп вокал бүлегенә күчә. «Сәнгать мәктәбендә кунар идем!» – дип әйтеп куйган булган ул укытучысына! ⠀ Мәктәптә 9 сыйныф бетергәннән соң Әлмәт музыка көллиятенә укырга «Академ вокал» бүлегенә керә. Тавыш белән җитди проблемалар чыгу сәбәпле, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә күчә. ⠀ 2019 нчы елда Ваһапов фестивалендә катнаша. Вокал ягыннан профессиональлек җитеп бетмәсә дә, 1 нче турдан ук Зэлилэ үзешчәнлеге, җырлау манерасы, тембрының байлыгы һәм сәхнәдә тотышы белән жюрины үзенә карата. Зәлиләнең "Гармунчы"сы күпләрне шаккатыра! Бәлки шуңа күрә дә, Ваһапов фестивале белән продюсерлык контракт нәкъ аңа эләккәндер! ⠀ Бөдрә чәчле, шаян, мөләем җырчы – Зэлилэгә киләчәктә уңышлар телик! ⠀ #Вагаповфест #Зәлилә
Число подписчиков снято 12 часов назад.