Баулыда – бәйрәм ярминкәсе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Баулының төп мәйданында бәйрәм ярминкәсе, кул эшләре осталары күргәзмәсе узды. Мәйданда иртәдән үк җанлылык, бәйрәм рухы сизелде. Музыка уйнап торды. Сәүдә рәтләрендә авыл хуҗалыгы продукциясе, кул эшләре һәм төрле сувенирлар урын алды. Биредә, гадәттәгечә, җирле җитештерүчеләр сөт һәм ит ризыклары, яшелчә, бал һәм башка товарлар бе…


