Әбием сөйләвенчә, Бөек Ватан сугышы елларында Надя партизан-разведчица булган. Разведчик буларак, аңа бик күп мөһим бурычлар ышанып тапшырылган. Әмма 1942 елда ул һәм иптәше фашистлар кулына эләгә. Хөкем карары тиз чыгарыла: атып үтерү. Әбием китап укыган кебек сөйли дә сөйли: – Аларны тирән чокыр янына китереп бастыралар. Иптәше шунда ук һәлак була. Ә Надяны шулкадәр кыйныйлар ки, ул аңын югалта…






