ҖАН ТУҢЫНДА ҖЫЛЫ ЭЗЛӘП ЯШИМ. Мин тормышка нык ябышып яшим, Кул көчләрем кайчак бетсә дә. Авырлыктан җиңеллекне эзлим, Киләчәктә ниләр көтсә дә. Тешем кысып түзгән чаклар була, Гыйбрәт алам тирә юнемнән. Түземнәрдән сабырлыклар җыям, Өмет көтеп туар көнемнән. Мин тукталып калмыйм барган юлдан, Алларымда киртә торса да. Каршылыктан тормыш ямен алам, Язмыш кайчак кырыс булса да. …






