17 ноябрьдә Югары Курса авылындагы Габденнасыйр Курсави исемендәге музейда мәшһүр мәгърифәтченең тууына 250 ел тулуга багышланган район тарихчылары җыены узды. Очрашуның үзәгендә татар халкының олуг шәхесе — күренекле дин әһеле, мәгърифәтче һәм фикер иясе Габденнасыйр Курсави иде. Ул татар мәгарифенең яңа этабына нигез салган, мөселман дөньясында фикер иреге өчен көрәшкән һәм рухи тормышыбызны ба…






