Ничек кенә караңгы булмасын төн, якты көн барыбер килер, Аллаһ боерса! "И, Ходаем, өметеңнән өзмә... Өметеннән өзмә беркемне..." Үткән көннәр кире кайтмаса да, Киләчәге булсын өметле... *** Мин Ходайга һич үпкәле түгел, Нәрсә кирәк, биргән барсын да – Ризык-суын биргән туйсынга һәм, Көч-куәтне биргән буй-сынга... Бала-онык биргән сөю өчен, Җил-яңгырдан биргән ышыгын, Бу заманның уртак бәлешенн…






