«Әниемнең тәмле сере»: «Якты юл» газетасы бәйгегә чакыра!
Районыбызның һәр гаиләсендә буыннан-буынга кадерләп сакланып, әниләрдән кызларга, әбиләрдән оныкларга тапшырылып килгән үзенчәлекле рецептлар бар. Өйгә таралган яңа пешкән бәлеш исе, бәйрәм табынының күрке булган кетердәп торган чәк-чәк, телеңне йотарлык йомшак кабартмалар... Һәр ризыкның үз тарихы, һәр хуҗабикәнең үз