Олы Әтнә авылының Күәм чатында юл һәлакәте булды. "Нива" машинасы белән исерек килеш идарә итүче шофер Күәм чатыннан килгәндә юл бирми һәм Тенет машинасы белән бәрелешә. - "Нива" шоферының исерек булуы ачыклана. Машина йөртү таныклыгын алмаган. Шоферны полиция бүлегенә алып кайтып ябылды. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, - диде юл иминлеге бүлекчәсе инспекторы Айнур Ямалиев.





