Авылга кайтсам, туган нигезгә барып киләм. Әти-әниле бәхетле чаклар искә төшә. Әти белән әнинең дөбердәп эшләп йөргән чаклары искә төшә, күп итеп терлек асрыйлар иде. Елга ике тапкыр бозау суялар иде. Без авылда вакытта азрак саталар да иде, сатмаган вакытлары бар иде. Аннары без өчәү - апа, мин, энекәш бер-бер артлы шәһәргә киттек, тормышлы булдык. Без гаиләле булдык. Апа белән без Казанда, энеб…





