#гыйбрәтөчен Бер авылда ике күрше хатын яшәгән, ди. Берсенең исеме — Гөлсинә, икенчесенеке — Зөһрә. Гөлсинә гади генә тормыш алып барган: өе кечкенә булса да, чиста, табыны мул булмаса да, күңеле тыныч булган. Ә Зөһрә һәрвакыт күршесенең тормышын күзәткән. Гөлсинә яңа күлмәк алса: — Каян алган икән? Акчасы күптер шул... — дип сөйләнгән. Ире чәчәк бүләк итсә: — Безнеке дә шулай эшләсен иде, әллә…





